https://tnv.ru
19 Октябрь 2026, 17:58

Узган атнада татар дөньясы өчен берничә мөһим вакыйга булды. Беренчедән, Муса Җәлил шигырьләрен һинд теленә тәрҗемә иттеләр һәм китап итеп бастырдылар. Әлеге телдә хәзер 700 миллионнан артык кеше сөйләшә һәм укый. Димәк, аларның барысына да Җәлил иҗатына юл ачыла.
Икенчедән, Түбән Новгород өлкәсендә күренекле язучы Кави Нәҗмигә һәйкәл куелды. Быел әдипнең тууына 125 ел. Гомумән, Түбән Новгород өлкәсе - 2026нчы елны Кави Нәҗми елы дип игълан иткән була. Россия төбәгендә елны татар әдибе исеме белән атау - минем хәтеремдә беренчесе кебек һәм бу һичшиксез игътибарга лаек.
Өченче күренекле вакыйга - бу атнада Габдулла Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә уздыру буенча оештыру комитеты төзелде. Ул 2036нчы елда бәйрәм ителәчәк. Шушы уңайдан без татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән аралаштык. Без Тукай өчен әле нәрсә эшләмәдек? Аның исемен, мирасын һәм бөеклеген саклау өчен ни кылмак кирәк? Илгиз Шәкуров репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0