Онлайн трансляция

Свернуть

Әгерҗе районы Кодаш авылында капиталь төзекләндерелгән мәктәп бинасы буш тора

Әгерҗе районы Кодаш авылында капиталь төзекләндерелгән мәктәп бинасы буш тора

https://tnv.ru

21 Ноябрь 2019, 16:52

325

0

Ни өчен 12 млн сарыф итеп яңартылган бинаның кирәге калмый?

Әгерҗе районы Кодаш авылында капиталь төзекләндерелгән мәктәп бинасы буш тора
Әгерҗе районы Кодаш авылында капиталь төзекләндерелгән мәктәп бинасы буш тора. Ә шул ук җирлеккә керә торган 7 чакрымдагы Биектау авылында балалар 1960нчы елны салынган агач бинада укып йөри. Ни өчен 12 млн сарыф итеп яңартылган бинаның кирәге калмый?

Мәктәп инде икенче уку елын йозакта икән. Мәктәптең эче җылы, якты. Шундый хәлдә үк сыйныф бүлмәләре.

Бина 2016нчы елда ремонтлана. Ул чакта монда 16 бала була. 2 елдан алары да калмый. Калганнары 7 чакрым ераклыктагы күрше Биектау авылына барып укый. 1930нчы елгы бүрәнәләрдән 60нчы елда күчереп салынган бинада - мәктәп һәм балалар бакчасы. 10 бала башлангыч белем ала, 10сы бакчага йөри.

Бина буш тормаячак, дип ышандыралар. Аның беренче катында хәзер ФАП, мәдәният йорты, китапханә урнашкан. Киләчәктә музей, төрле түгәрәк бүлмәләре ачарга һәм Җирле үзидарәне күчерергә җыеналар.

Бу хакта тулырак:


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров