Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 1800 студент Парадка чыкты

Казанда 1800 студент Парадка чыкты

https://tnv.ru

07 Май 2026, 17:54

21

0

Казанда 1800 студент Парадка чыкты
Казанда 1800 студент Парадка чыкты. Алар - энергетика университетында белем алучылар. Уку йортында энергетикларның Җиңүгә керткән өлешен онытмыйлар.

Өйләрдә энергияне сакчыл куллануга күчкәндә, завод-фабрикалар тулысынча тәэмин ителергә тиеш була. Өстәвенә, Республикага 70 предприятие эвакуацияләнә. Энергетика системасында егәрлекне ике тапкырга арттырырга туры килгән. Дошманнан азат ителгән Сталинградны торгызуда да ТАССР энергетиклар күп көч куя.

Сугыш елларында электр баганалары өчен агачны урманда ТАССР хатын-кызлары кискән. Искә алу чарасын  ВУЗда икенче елын оештыралар. Быел аны Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышладылар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар