Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 12 яшьлек югалган кызны эзлиләр

Казанда 12 яшьлек югалган кызны эзлиләр

https://tnv.ru

27 Октябрь 2022, 10:26

868

0

Казанда 12 яшьлек югалган кызны эзлиләр
Казанның Юдино торак массивында 12 яшьлек Рената Шакирова югалган. "Лиза Алерт" эзләү отряды казанлыларны битараф булмаска чакыра.

Шәһәр урамнарында, йорт яны территорияләрендә, сарайларда, теплицаларда, балалар мәйданчыкларында, подъездларда, кибетләрдә, пекарняларда, кафеларда, паркларда яки транспортта игътибар итегез, бәлки, Рената шул урыннарда куркып утырадыр.

Кичә Рената өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Буе 146 см, ябык гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле. Тезенә кадәр кызыл куртка, кара чалбар, кара кышкы аяк киеме, ак башлык кигән булган. Үзе белән шәмәхә төстәге кесәле алсу букчасы бар.

Эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүматларыгыз булса, 8 (800) 700-54-52 кайнар линиягә шалтыратыгыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров