Онлайн трансляция

Свернуть

Казан үзәгендә биш урам буенча хәрәкәтне этаплап чикләячәкләр

Казан үзәгендә биш урам буенча хәрәкәтне этаплап чикләячәкләр

https://tnv.ru

31 Октябрь 2022, 09:49

73

0

Казан үзәгендә биш урам буенча хәрәкәтне этаплап чикләячәкләр
Казанда Спартак, Һади Такташ, Островский, Ульянов-Ленин һәм Петербург урамнары буйлап хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу кабель канализациясе төзелеше белән бәйле. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

1 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Спартак урамындагы 2 нче йорт янындагы тротуар өлешчә ябылачак.

4 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Һади Такташ урамы буенча 2 нче йорт янындагы тротуарны һәм машиналар йөрү өлешен өлешчә ябу планлаштырыла.

8-10 ноябрьгә кадәр Островский һәм Һади Такташ урамнары чатында 2 нче йорт янындагы тротуарны ябачаклар; 11-14 ноябрьдә – Островский урамындагы 86 нчы йорт янында; 15-19 ноябрьдә – Ульянов-Ленин һәм Петербург урамнары чатында – 50 нче номерлы йортның 5 нче корпусы янында.

20 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Петербург урамындагы 50 нче йортның 24 нче корпусы янындагы тротуар һәм машина юлы өлешчә ябылачак.

23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Петербург урамындагы 50 нче йортның 6 нчы корпусы янындагы тротуарны өлешчә ябу планлаштырыла, 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр – 52а һәм 52б номерлы йортлар янында.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров