Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат

Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат

https://tnv.ru

30 Октябрь 2022, 22:10

2019

0

Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат
Бүген Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат булды.

Бу хакта артист эшләгән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлады. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган.

Якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Татар театры өчен зур югалту.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров