Онлайн трансляция

Свернуть

"Әйдә театрга барыйк": Интернетта бер кыз казанлыны 33 меңгә алдаган

"Әйдә театрга барыйк": Интернетта бер кыз казанлыны 33 меңгә алдаган

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2022, 16:42

53

0

"Әйдә театрга барыйк": Интернетта бер кыз казанлыны 33 меңгә алдаган
Социаль челтәрләрдә бер яшь кыз 26 яшьлек ир-атны 33 мең сумга алдаган. Кыз егеткә театрга барырга тәкъдим иткән була, әмма билет алу сайты гади генә булмаган, дип белдерә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Егет кыз белән танышу сайты аша аралаша башлаган. Тегесе бергә спектакль карарга тәкъдим иткән һәм казанлыга билетлар сатып алу өчен сылтама җибәргән. Соңрак егет билетларны броньлап булмавын белгән, сайтка техник ярдәм күрсәтү хезмәте акчаны кире кайтаруны рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Кайтару өчен шулай ук сылтама буенча күчәргә кирәк булган. Бераздан зыян күрүче үзенең банк счетыннан 33 мең сумнан артык акча алынуын белеп ала.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров