Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда хәрбиләр һәм Лисичанск халкы өчен ярдәм җыю буенча 17 пункт эшли

Казанда хәрбиләр һәм Лисичанск халкы өчен ярдәм җыю буенча 17 пункт эшли

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2022, 17:21

288

0

Казанда мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт эшләвен дәвам итә. Сәүдә объектлары базасында – 6 нокта, калганнары шәһәр спорт комплексларында эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Ризыкларны һәм кирәк-яракларны көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшыра аласыз.

Шәһәрлеләргә озак саклана торган азык-төлек товарлары, гигиена чаралары, медикаментлар, җылы кием-салым һәм аяк киемнәре, шулай ук көнкүрештә кирәкле әйберләр – энә һәм җепләр җыелмасы, савыт-саба һ.б. алып килергә киңәш итәләр. Тулы исемлекне биредә укый аласыз.

Шулай ук Батурин урамында 5 нче бина янындагы парковкада микроавтобус урнашачак. Әйберләр 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар