Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа Савин районындагы йортларда су яшел төскә керергә мөмкин

Яңа Савин районындагы йортларда су яшел төскә керергә мөмкин

https://tnv.ru

09 Ноябрь 2022, 09:47

66

0

Яңа Савин районындагы йортларда су яшел төскә керергә мөмкин
10 ноябрьдә Казанда җылылык үткәргечнең су агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарылачак. «Савин» котельнясының магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына яшел төстәге «Уранин-А» буягычы кертеләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.

Шәһәрнең Яңа Савин районнарында яшәүчеләр «яшел су» акканын күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, «Татэнерго» АҖ филиалының диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров