Онлайн трансляция

Свернуть

2022 елда Казанда парклар төзекләндерергә 940 миллион сум акча тотылган

2022 елда Казанда парклар төзекләндерергә 940 миллион сум акча тотылган

https://tnv.ru

14 Ноябрь 2022, 14:17

146

0

2022 елда Казанда парклар төзекләндерергә 940 миллион сум акча тотылган
Быел Казанда тугыз паркны төзекләндерүгә 940,7 млн сум, шул исәптән 406 млн сумы федераль бюджеттан, бүлеп бирелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Татарстан башкаласы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Игорь Куляжов хәбәр итте.

Әлеге акчаларның иң күбе "Салават күпере"ндәге парк зонасына  - 500,5 млн тотылган. Шулай ук «Светлая долина» торак комплексы паркы 100 млн сум акчага төзекләндерелгән.

Академик Парин урамы һәм Юнысов мәйданындагы скверны яхшырту эшләренә 4,7 млн һәм 30,6 млн сум тотылган.

фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров