Онлайн трансляция

Свернуть

Төнлә Казан урамнарыннан 11 мең тоннага якын кар чыгарылган

Төнлә Казан урамнарыннан 11 мең тоннага якын кар чыгарылган

https://tnv.ru

13 Декабрь 2022, 11:56

412

0

Төнлә Казан урамнарыннан 11 мең тоннага якын кар чыгарылган
Узган төндә шәһәр урамнарыннан 10 мең 950 тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 76 тонна реагент һәм 109 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы 73 юл эшчесе һәм 433 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуга 622 эшчесе һәм 362 берәмлек махсус техника, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 72 щеткалы трактор, 107 үзбушаткыч, 68 фронталь төягеч һәм башкалар чыккан.

Исегезгә төшерәбез, ике көн эчендә Казанда явым-төшемнең айлык норманың яртысыннан артыгы яуган иде.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров