Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы авариясендә пациент үлгән

Казанда автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы авариясендә пациент үлгән

https://tnv.ru

12 Январь 2023, 14:07

262

0

Казанда автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы авариясендә пациент үлгән
Казанның Парин - Мәүлетов кисешендә ашыгыч ярдәм машинасы һәм 22 номерлы автобус бәрелешкән. Ашыгыч ярдәм машинасында булган 80 яшьлек пациент урында ук һәлак булган. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике хатын-кыз фельдшерны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бәрелеш моннан берничә сәгать элек булган. Беренче мәгълүматларга караганда, юлда бөке булган. Ашыгыч ярдәм машинасы аны узар өчен каршы якка чыккан.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров