Онлайн трансляция

Свернуть

Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

23 Январь 2023, 09:53

80

0

Әйләнү юлларын алдан карап кую сорала.

Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк
23 гыйнвардан 7 февральгә кадәр башкаланың Совет районында Журналистлар урамы буенча автомобильләр хәрәкәте һәм квартал эчендә йөрү вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле боерык шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

23 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр хәрәкәт Журналистлар урамының юл өлеше буенча, 62к1 һәм 62к13 биналары янында чикләнәчәк.

28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр хәрәкәт квартал эчендә, Журналистлар урамы буенча 62к13 һәм 62в номерлы биналар янында чикләнәчәк.

2 февральдән 7 февральгә кадәр хәрәкәт квартал эчендәге юл буенча, Журналистлар урамындагы 62в, 62к3 һәм 102 нче биналар янында ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров