Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Казанның дүрт районында су яшел төскә керергә мөмкин

Иртәгә Казанның дүрт районында су яшел төскә керергә мөмкин

https://tnv.ru

15 Март 2023, 09:47

89

0

Иртәгә Казанның дүрт районында су яшел төскә керергә мөмкин
16 мартта ТР башкаласының дүрт районында җылылык үткәргечнең су агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләр «Уранин-А» буягычы ярдәмендә башкарылачак. Әлеге буягыч җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.

«Яшел су» акканын күргән очракта шәһәрнең Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләргә «Казан җылылык челтәрләре» диспетчерлык хезмәтенә («Татэнерго» АҖ филиалы) +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров