https://tnv.ru
01 Май 2023, 16:42
821
0
Кайбер машина йөртүчеләре велосипедта бушлай йөри алачак. Моның өчен автомобильне "Кәҗә бистәсе" станциясе янындагы парковкада калдырырга кирәк. Аннан ерак түгел велосипедларның прокаты эшли. Парковкадан алган картаны күрсәткән очракта, аларда түләүсез йөреп булачак. Моның хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Метро янындагы парковкада машинасын калдырган һәрберәүгә берешәр велосипедта йөрү түләүсез булачак. Икенче, өченче велосипед өчен түләргә кирәк: бер транспортта 60 минут йөрү 50 сумга тигезләнә.
Прокатта кәгазь тутыру һәм парковка картасын күрсәтү шарт. Ул велосипедны кире кайтарганда да кирәк булачак.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0