Онлайн трансляция

Свернуть

Казан һәм Екатеринбургны яңа авиарейслар тоташтырачак

Казан һәм Екатеринбургны яңа авиарейслар тоташтырачак

https://tnv.ru

08 Июнь 2023, 12:15

70

0

Казан һәм Екатеринбургны яңа авиарейслар тоташтырачак
23 июньнән Казан аэропортыннан Екатеринбургка яңа һава рейслары җибәреләчәк. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Очышларны «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе башкарачак.

Дүшәмбе көннәрендә Татарстан башкаласыннан очыш 18:55 сәгатькә, җомга көннәрендә 14:55 сәгатькә планлаштырылган. Очыш 1,5 сәгать дәвам итәчәк.

Фото: Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар