Онлайн трансляция

Свернуть

Ноябрь ахырына кадәр Казанда ике урам буенча транспорт хәрәкәте чикләнә

Ноябрь ахырына кадәр Казанда ике урам буенча транспорт хәрәкәте чикләнә

https://tnv.ru

16 Октябрь 2023, 09:17

Казанда Сыртланова һәм Хөсәен Мәүлетов урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләүне озайттылар. Участокта суүткәргеч реконструкцияләнәчәк, делә Казан мэриясе сайтында.

Чикләү 16 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта Сыртланова урамындагы 1 нче һәм 5 нче йортлар янында, 9 нчы һәм 11 нче йортлар арасында, Хөсәен Мәүлетов һәм Гарифьянов урамнары киселешләре янында, шулай ук Х.Мәүлетов урамындагы 17 нче йорт янында юл өлеше ябылачак.

Шулай ук Х.Мәүлетов урамындагы 17е йортының 5 нче корпусы янындагы юл өлеше дә ябылачак, ә 17е йортының 2 нче корпусы янындагы машина йөри торган юлны ябачаклар һәм җирле юлны тулысынча ябачаклар.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар