Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җәмәгать электр транспорты хәрәкәте тулысынча торгызылган

Казанда җәмәгать электр транспорты хәрәкәте тулысынча торгызылган

https://tnv.ru

24 Январь 2024, 12:50

31

0

Һава шартлары аркасында кыенлыклар туган иде.

Казанда җәмәгать электр транспорты хәрәкәте тулысынча торгызылган
Казанда күп кар яуганнан соң трамвай һәм троллейбусларның барлык маршрутлары буенча хәрәкәт тулысынча торгызылган. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава шартлары аркасында, кайбер маршрутларда электр транспорты хәрәкәте интервалы арткан иде, күчмә составның маршрутлардан техник төшүләре булды. Хәзер барлык җәмәгать электр транспорты расписание буенча йөри.

Трамвай юлларын чистарту вакытында параллель автобус маршрутлары эше көчәйтелгән, ә метрополитенда составлар өстәлде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Буран» планы атна ахырына кадәр озайтылды.


Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров