Онлайн трансляция

Свернуть

Казан буйлап 200 кеше сыйдырышлы автобус йөри башлаган

Казан буйлап 200 кеше сыйдырышлы автобус йөри башлаган

https://tnv.ru

02 Февраль 2024, 17:32

387

0

Казан буйлап 200 кеше сыйдырышлы автобус йөри башлаган
Казанда 36нчы маршрут буенча Кием-салым базары (Вещевой рынок) Осиново буенча яңа автобус йөри башлады. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Транспортның максималь пассажирлар сыйдырышлылыгы 200 кеше тәшкил итә. Бу гадәти автобуслардан 1,5 тапкыр күбрәк. Салон ике кондиционер, пассажирлар санын исәпләү өчен датчик һәм инвалид коляскаларында керү өчен платформа белән җиһазландырылган.

Мэриядә билгеләп үтелгәнчә, яңа автобус Осиново бистәсе һәм Салават Күпере микрорайонында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Марат Мугинов / kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров