Онлайн трансляция

Свернуть

Вахитов районының кайбер йортларында бер тәүлеккә су бетәчәк

Вахитов районының кайбер йортларында бер тәүлеккә су бетәчәк

https://tnv.ru

12 Август 2024, 11:45

Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә су бетәчәк. Бу күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыруга бәйле, дип яза мэрия матбугат хезмәте.

15 август 9:00 сәгатьтән 16 август 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:

Б.Шаһиди урамындагы 9, 9а, 9в, 11 нчы йортлар;

Г.Исхакый урамындагы 8, 8а, 13, 15, 17/7 нче биналар;

Мәскәү урамындагы 36/5, 42 (4 нче һәм 5 нче корпус) йортлар;

Т.Гыйззәт урамындагы 7/17, 7а, 10, 10 (1 нче корпус), 14, 16 нчы биналар.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар