https://tnv.ru
15 Август 2024, 15:32
Казанның Яңа Савин районында Алексей Козин урамындагы транспорт хәрәкәтен бер айдан артык чикләячәкләр. Сәбәбе - Миллениум күпере янында кунакханә комплексын төзү кысаларында җылылык үткәргеч трассасы төзелеше, дип яза мэрия матбугат хезмәте.
22 августтан 30 сентябрьгә кадәр Фатыйх Әмирхан урамыннан Алексей Козин урамындагы 9 нчы йортка кадәр юл ябылачак.
Шулай ук, Миллениум күпере астындагы борылыш элмәге буенча транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0