Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда фонтаннарны кышка әзерли башладылар

Казанда фонтаннарны кышка әзерли башладылар

https://tnv.ru

08 Октябрь 2024, 15:59

ТР башкаласында кышка фонтаннарны әзерләү башланды. Берничә көн дәвамында белгечләр конструкцияләрне юачаклар һәм бушатачаклар, торбаларны өрдерәчәкләр. Салкынга чыдам булмаган фонтан механизмнарын алып куячаклар. Фонтан урыннары капланып куелачак.

Бүген эшләр Салават Күпере торак районы паркында алып барыла, анда йөзеп йөрүче һәм коры фонтан урнашкан.

Сүтү эшләре салкынаюга бәйле рәвештә башланды - һаваның түбән температурасы җиһазлар өчен куркыныч, дип яза шәһәр мэриясе.

Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар