Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптиклар бу атнада ук -12 градус фаразлыйлар

Синоптиклар бу атнада ук -12 градус фаразлыйлар

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2024, 11:54

Һава торышы акрынлап чын кыш якынлашуын хәтерләтә. Әмма уртача температура әлегә нормадан 6-8 градуска югарырак.

Якындагы өч көндә явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнлә температура -9 градуска кадәр төшәчәк,кайбер районнарда -12 градуска кадәр. Көндез 0 градустан югары булмаячак.

Синоптиклар фаразлавынча, томан һәм бозлавык булырга мөмкин. Атна ахырына бераз кар вәгъдә итәләр, дип хәбәр итә "Татарстан хәбәрләре" хәбәрчеләре.

Фото: tnv.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар