Онлайн трансляция

Свернуть

Чүп белән нишләргә? Елдан ел Казанда чүпкә зарланучылар арта

Чүп белән нишләргә? Елдан ел Казанда чүпкә зарланучылар арта

https://tnv.ru

28 Январь 2025, 11:27

67

0

Чүп белән нишләргә? Елдан ел Казанда чүпкә зарланучылар арта
Төзелеш калдыкларын ишегалларындагы чүплекләргә түгәләр, контейнер куя торган урыннар җитми, кадрлар кытлыгы борчый.

Казанда төбәк операторы - ПЖКХ идарәче оешма узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. 2024 елда 600 мең тоннага якын коммуналь калдык чыгарылган.

Күп кенә оешмалар төзелеш калдыкларын да контейнерга чыгарып ташлый. Аларга 2-3 меңнән башлап, 500 меңгә кадәр штраф кертергә телиләр.

Елдан ел Казанда халык та, чүп күләме дә арта. Хезмәт хакы арттырылса да, эшчеләр җитми.

Чүп ташлау урыннары да тула, шуңа күрә чүп эшкәртү өчен яңа комплекс төзелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар