Онлайн трансляция

Свернуть

Александр Бастрыкин Казанда 6 яшьлек бала белән килеп чыккан хәлдән соң, җинаять эше ачарга кушкан

Александр Бастрыкин Казанда 6 яшьлек бала белән килеп чыккан хәлдән соң, җинаять эше ачарга кушкан

https://tnv.ru

23 Май 2025, 17:20

Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда 6 яшьлек бала белән килеп чыккан хәлдән соң, җинаять эше ачарга кушкан. 

Исегезгә төшерәбез, кичә кыргыйлашкан баланы Волков урамындагы йорт фатирында тапканнар иде. Инспекторлар, өйдә санитар таләпләр үтәлмәгән, бала куркыныч шартларда яшәгән ди. Күршеләре монда торучы 33 яшьлек хатынның баласы барлыгын белмәгән дә. 

Кызны шунда ук сырхауханәгә алып китәләр, аны әле дә табиблар тикшерә. Бала гомеренә куркыныч янамый дип белдерделәр сәламәтлек саклау министрлыгында. 

Ана кешене полиция бүлегенә алып киткәннәр иде. Аңардан аңлатма яздырып, өенә кайтарып җибәргәннәр. Александр Бастрыкин бала хокуклары бозылганга күрә җинаять эше кузгатуны таләп итә.

Бу хакта тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: t.me/mash_iptash

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар