Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда балконнан егылган хатын-кызны шаһитлар тотып калган

Казанда балконнан егылган хатын-кызны шаһитлар тотып калган

https://tnv.ru

20 Апрель 2026, 10:45

26

0

Казанда балконнан егылган хатын-кызны шаһитлар тотып калган
Казанда Хәйдәр Бигичев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә күңелсез хәл булган. Социаль челтәрләрдә таралган видеода ир-атның өченче кат балконында хатын-кызны тотып калырга тырышуы күренә. Бер мизгелдән соң ул аска егыла башлый.

Аста булган шаһитлар, егылуны йомшарту өчен, япма сузган. Kazanfirst хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм хезмәте зыян күргән хатын-кызны 7нче шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып киткән.

Әлегә аның хәле турында төгәл мәгълүмат юк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар