Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Юлиус Фучик урамында хәрәкәткә чикләүләр кертелә

Казанда Юлиус Фучик урамында хәрәкәткә чикләүләр кертелә

https://tnv.ru

03 Июль 2026, 17:00

69

0

Казанда Юлиус Фучик урамында хәрәкәткә чикләүләр кертелә
Казанда 6 июльдән 29 сентябрьгә кадәр Юлиус Фучик урамында хәрәкәткә чикләүләр кертеләчәк. Моның сәбәбе — №21 җылылык үткәргечен реконструкцияләү.

Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 88а йортыннан 90б йортына кадәрге участокта йөрү юллары, парковканың бер өлеше һәм тротуарлар тулысынча ябылачак.

Әлеге эшләр җылылык челтәрләрен яңартуның икенче этабы булачак. Модернизация шулай ук Академик Глушко урамын да колачлаячак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар