Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Петр Витер урамын өч айга якын өлешчә ябачаклар

Казанда Петр Витер урамын өч айга якын өлешчә ябачаклар

https://tnv.ru

04 Август 2026, 14:04

62

0

Казанда Петр Витер урамын өч айга якын өлешчә ябачаклар
Казанда Петр Витер урамында өч айга якын вакытка хәрәкәтне өлешчә чикләячәкләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү 3 августтан 28 октябрьгә кадәр Михаил Миль урамыннан Дементьев урамына кадәрге участокта гамәлдә булачак.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, моның сәбәбе — яңгыр канализациясе коллекторы участогын торгызу эшләре.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар