Онлайн трансляция

Свернуть

Казан эшкә барып җитү вакыты иң аз булган Россия шәһәрләре өчлегенә керде

Казан эшкә барып җитү вакыты иң аз булган Россия шәһәрләре өчлегенә керде

https://tnv.ru

04 Август 2026, 15:11

83

0

Казан эшкә барып җитү вакыты иң аз булган Россия шәһәрләре өчлегенә керде
Татарстан башкаласы эшкә барып җитү өчен иң аз вакыт сарыф ителә торган Россия шәһәрләре арасында беренче өчлеккә керде.

Numbeo мәгълүматларына караганда, Казанда яшәүчеләргә эшкә барып җитү өчен уртача 35 минут кирәк. Бу Мәскәүдәгедән 15 минутка диярлек азрак — анда юлга 50,5 минут китә. Санкт-Петербургта исә бу күрсәткеч 49,1 минут тәшкил итә. Эшкә Казанга караганда тизрәк бары тик Түбән Новгород һәм Калининградта гына барып җитәләр.

Платформа дөньяның 305 шәһәрен анализлаган. Юлдагы вакыт индексы уртача сәфәр дәвамлылыгыннан, транспорт системасыннан канәгатьлек дәрәҗәсеннән һәм һавага чыгарылган зарарлы матдәләр күләменнән чыгып исәпләнә.

Казан дөнья рейтингында 150 нче урынны алган. Иң тиз шәһәрләр булып Риека, Сплит, Виллах һәм Нови-Сад танылган. Ә рейтингның иң түбән баскычында Нигериянең Лагос шәһәре урнашкан: анда эшкә барып җитү өчен уртача 70 минутка якын вакыт кирәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар