https://tnv.ru
17 Август 2026, 12:50
6
0
Түбән Новгородтан Uma2rman рок-төркеме Казанда Республика көне уңаеннан узачак бәйрәм программасының хедлайнеры булачак. Бу хакта мэриядә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.
«Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм беренче тапкыр бердәм фестиваль форматында — 15:00дән 22:00гә кадәр узачак. Көн дәвамында тематик мәйданчыклар эшләячәк: анда күзне бушлай тикшертү, йога белән шөгыльләнү, диджей-сетлар һәм өстәл уеннары оештырылачак.
Сәхнәдә Казан филармониясе артистлары, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илһам Шакиров иҗатына багышланган трибьют башкаручылар чыгыш ясаячак. 20:00дән артык җирле бренд продукциясе тәкъдим ителгән маркет та ачылачак.
Фестиваль Казан үсеше һәм шәһәр мохитен уңайлы итү турында ачык дискуссия белән тәмамланачак.
Фото: max.ru/kzn

Бүлешергә
Комментарии 0