https://tnv.ru
17 Август 2026, 12:11
4
0
Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үзенең «Макс»тагы каналында гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җибәрүләре турында хәбәр итте.
Ике фурада ике «Нива» автомобиле, өч УАЗ «Буханка», «ГАЗель», «Рыцарь» бронялы автомобиле, тәгәрмәчләр һәм запчастьләр бар. Шулай ук ягулык, төзелеш материаллары, газ баллоннары, плитәләр, маскировка челтәрләре, саклану чаралары, азык-төлек һәм су җибәрелгән.
Түбән Кама халкы аерым рәвештә шәхси посылкалар — хатлар һәм кирәк-яраклар да җыйган. Бу ярдәмне җибәрү артында предприятиеләр, эшмәкәрләр, волонтёрлар һәм битараф булмаган гражданнарның хезмәте тора.
«Ярдәм итүчеләргә, әйберләр җыючыларга, йөк төяүчеләргә һәм бу ярдәмне озатып баручыларга рәхмәт. Фронттагы якташларыбыз өчен Түбән Каманың янәшәдә булуын һәм аларга ярдәм итүен дәвам итүен белү мөһим», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Фото: max.ru/channel_Radmir_Belyaev

Бүлешергә
Комментарии 0