Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда автобуслар өчен ике яңа тукталыш барлыкка килде

Казанда автобуслар өчен ике яңа тукталыш барлыкка килде

https://tnv.ru

17 Август 2026, 15:30

0

0

Казанда автобуслар өчен ике яңа тукталыш барлыкка килде
Казанда 15 августтан автобус маршрутлары өчен ике яңа тукталыш барлыкка килде. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беломорская урамында «Мотор стадионы» тукталышы ачылды. Ул 6нчы автобус маршруты өчен билгеләнгән.

Гудованцев урамында «ТЭЦ урамы» дип аталган яңа тукталыш җиһазландырылды. Аның аша 29нчы һәм 62нче автобус маршрутлары йөриячәк.

Ике тукталыш та пассажирлар өчен заманча павильоннар белән җиһазландырылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар