https://tnv.ru
30 Август 2026, 13:51
5
0
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Республика көне һәм шәһәр көне белән котлады. Үз мөрәҗәгатендә ул Казанның халыкара дәрәҗәдәге мөһим социаль-икътисади, спорт һәм мәдәни вакыйгалар үзәгендә булуын билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы Казанның төрле дин вәкилләре һәм йөздән артык милләт өчен туган йорт булуын ассызыклады. Казанлыларның хезмәте һәм энергиясе, шәһәр тормышында актив катнашуы һәм кунакчыллыгы аркасында Казан дөньядагы иң яхшы шәһәрләрнең берсе дип санала, диде ул.
«Барыбызның да уртак йорты булган шәһәребезгә мәхәббәтегез һәм аның һәр почмагына күрсәткән кайгыртуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телим!» — диелә котлауда.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0