Онлайн трансляция

Свернуть

Казан зооботаника бакчасына Намибиядән сигез жираф китерелде - хәзер алар ничек һәм кайчан күреп булачак?

Казан зооботаника бакчасына Намибиядән сигез жираф китерелде - хәзер алар ничек һәм кайчан күреп булачак?

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 14:49

134

0

Казан зооботаника бакчасына Намибиядән сигез жираф китерелде - хәзер алар ничек һәм кайчан күреп булачак?
Казан зооботаника бакчасына Намибиядән сигез жираф китерелде. Бу — аларны иң тиз китерү буенча рекорд!

Жирафларны күчерү мәсьәләсе буенча дөньяның берничә илендә килешүләр алып барылган, ә бу эштә йөздән артык кешедән торган команда катнашкан.

Соңгы 19 елда беренче тапкыр бу хайваннарны Россиягә самолёт белән китерделәр. Хәзер алар — илебездәге сирәк очрый торган Ангола токымлы бердәнбер жирафлар. Казан зоопаркы әлеге хайваннар яши торган дөньядагы өченче зоопарк булды: моңа кадәр алар бары тик Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мисыр зоопаркларында гына яшәгән.

Яңа «күченеп килүчеләр» хәзер үзләрен ничек хис итә, аларга нинди исемнәр кушылган? Бу хакта Диләрә Йосыпова сөйләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар