https://tnv.ru
29 Сентябрь 2026, 14:02
110
0
1 октябрьдән Казанда торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә этаплап җылылык бирелә башлый. Барлык җаваплы оешмалар да җылыту сезонына әзерлеген раслаган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Норматив буенча, биш тәүлек дәвамында уртача һава температурасы +8 градус һәм аннан түбәнрәк булганда, җылылык бирелә башлый. Фаразларга караганда, мондый һава торышы киләсе атнада урнашачак. Әмма шәһәрдә җылыту сезонын башлауны кичектермәскә булганнар.
«Җәйнең озакка сузылуы җитди әзерлек эшләре башкарырга мөмкинлек бирде. Алда — октябрь салкыннары, шуңа күрә пәнҗешәмбедән җылылык бирә башлыйбыз. Беренче чиратта — социаль объектларга: мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә. Торак йортларга җылылык бирү өчен идарәче оешмалар җаваплы», — дип билгеләп үткән Казан мэры Илсур Метшин.
Барлык объектларга җылылык биреп бетерү ике атнага кадәр вакыт алачак. Җылылык белән бәйле проблемалар килеп чыкса, «Ачык Казан» хезмәтенә +7 (843) 236-41-23 яки мэриянең шалтыратулар кабул итү үзәгенә +7 (843) 222-72-22 номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аварияләр турындагы мөрәҗәгатьләр тәүлек әйләнәсе кабул ителә.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0