https://tnv.ru
15 Октябрь 2026, 10:34

17 октябрьдән Казанда «Академик Сахаров урамы — Гудованцев урамы» маршруты буенча йөрүче 89нчы автобусның хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Үзгәрешләр «Академик Сахаров урамы» соңгы тукталышы ягына булган кире юнәлешкә кагыла. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Автобуслар яңа схема буенча йөриячәк: Җиңү проспекты — Минск урамы — Юлиус Фучик урамы — Академик Сахаров урамы — Җиңү проспекты. Аннары автобуслар гадәти маршруты буенча хәрәкәтен дәвам итәчәк.
Маршрутта яңа тукталышлар да барлыкка киләчәк: «Азино-2», «Кабель телевидениесе», «Р. Ваһапов», «Академик Сахаров урамы», «А. Камалиев проспекты» һәм «Мега сәүдә үзәге».
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0