Онлайн трансляция

Свернуть

Татар кызы нинди булырга тиеш? Үзбәкстаннан Әминә Мәхмүдова «Иң гүзәл татар кызы — 2026» бәйгесендә җиңде | Адымнар

Татар кызы нинди булырга тиеш? Үзбәкстаннан Әминә Мәхмүдова «Иң гүзәл татар кызы — 2026» бәйгесендә җиңде | Адымнар

https://tnv.ru

19 Октябрь 2026, 14:07

Татар кызы нинди булырга тиеш? Үзбәкстаннан Әминә Мәхмүдова «Иң гүзәл татар кызы — 2026» бәйгесендә җиңде | Адымнар
2026нчы елның иң гүзәл татар кызы билгеле булды. Конкурсның Төркмәнстанда узган финалында Үзбәкстаннан - Әминә Мәхмүдова җиңде. Бүгенге замана татар кызы нинди булырга тиеш? дигән сорау безне көндәлек тормышта борчымаса да, ул һичъюгы бөек идея буларак җавабын табарга тиештер. Миңа Әминәнең бер фикере ошады: “Мин дөньяга ачык булырга, аңа заманча карарга һәм тамырларыма тугры калырга телим”, диде ул.

 Бүген Үзбәкстан - милләттәшләребез иң күп яшәгән БДБ иле булып тора. Алар монда 320 меңнән артык. Аннары Казахстан бара - 218 мең тирәсе татар. Әминәнең тамырлары кайда? Ул Үзбәкстанда туып, шунда яшәп -ничек татар әдәби телендә сөйләшә? Безнең күбебез белмәгән халык җырларын кайдан табып башкара? Тәрбия гаиләдән килә, дибез. Шул ук вакытта, кайберәүләр милли мохит булмаганда телне саклау кыен, дип җаваплылыкны өстеннән төшерергә ярата. Андыйлар өчен хәзер үрнәк бар. Алдагы репортажыбыз - Әминә Мәхмүдова яшәгән Дустобад шәһәреннән булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар