https://tnv.ru
22 Октябрь 2026, 10:39

Казан башкарма комитеты 2027 елда гомуми файдаланудагы юлларда урнашкан муниципаль түләүле машина кую урыннарының эш тәртибе турында карар проекты әзерләгән. Документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Проект нигезендә, бәйрәм һәм бәйрәмнәрне күчерүгә бәйле ял көннәрендә парковка өчен түләү алынмаячак. Алар: 1, 4–8 гыйнвар; 22, 23 февраль; 8 март; 3, 10 май; 14 июнь; 30 август; 4, 5 ноябрь; 31 декабрь. Шулай ук Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрендә дә машина кую урыннары бушлай булачак.
Исегезгә төшерәбез: республикада мөселман бәйрәмнәренең башлану көннәре ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Татарстан Рәисе указы белән билгеләнә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0