Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга ел ахырына кадәр 100гә якын уңайлы автобус кайтарылачак

Казанга ел ахырына кадәр 100гә якын уңайлы автобус кайтарылачак

https://tnv.ru

23 Октябрь 2026, 10:10

Казанга ел ахырына кадәр 100гә якын уңайлы автобус кайтарылачак
Казанда ел ахырына кадәр «2нче автобус паркы» муниципаль унитар предприятиесенә 100гә якын яңа һәм уңайлы автобус кайтарылачак. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Ул предприятиенең 50 еллык юбилее белән коллективны котлады һәм республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.

Метшин сүзләренчә, яңа автобуслар милли проектлар, федераль хөкүмәт һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән кайтарылачак.


Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар