Онлайн трансляция

Свернуть

«ТАТАР-ИНФОРМ»ГА - 30

«ТАТАР-ИНФОРМ»ГА - 30

https://tnv.ru

09 Июнь 2020, 12:53

1405

0

Коронавирус булсынмы, республика халкына кагылган башка яңалыкмы - боларның һәммәсен Татарстан халкы төп мәгълүмат агентлыгы "Татар-информ"нан белеп тора. Агентлык оешуга - 30 ел тулды.

«ТАТАР-ИНФОРМ»ГА - 30
Аларның бер миллионнан артык укучысы бар. Республиканың иң еш телгә алынучы 3 басмасы исемлегенә керәләр. Төрле елларда республиканың иң тәҗрибәле журналистларын бер редакциягә туплаган "Татар - информ" дагы бер эш көнен Фәйрүзә Мәҗитова күрде.

Алтын кагыйдәләр дә бар. Вакыйга башланып 20 минут үтүгә яңалыклар лентасында ул чара турында мәгълүмат чыгарга тиеш. Гади тел, актуаль хәбәрләр, халыкчанлык, миллилек. Татар информ русча да, татарча да эшли. Бөтен дөнья татарларын берләштерә. Бүген социаль челтәрләр заманында мәгълүмат җыю күп тапкыр җиңеләйсә дә, конкуренция артты диләр.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире: "Мессенджерларда синең мәгълүматыңнын кемнеке икәнен дә карамыйлар кайсы мәгълүмат чарасыннан икәнен дә карамыйлар, әгәр ул укучыга аңлаешлы, кирәкле, билгеле икән, ул тарала, әгәр алай түгел икән таралмый".

Редакция тәрәзәсеннән башкала уч төбендәге кебек күренә. Аларның аудиториясе 1 миллион кеше яшәгән шәһәр кадәр. Көн саен 100ләп кеше татар һәм рус телләрендә 300 ләп яңалык әзерләп җиткерә.

Моннан 30 ел элек ул "Татар иле" газетасы булып чыга башлый. Тәүге максаты - бөтен илгә сибелгән татарларны берләштерү иде, дип искә ала агентлыкның беренче генераль директоры Үмәр Богдалов. 3 елдан соң газет форматтан интернетка күчә. 2 елдан соң дәүләт статусы ала.

Үмәр БОГДАЛОВ, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының беренче генераль директоры: "Беренче гәҗитне рулоннарга төреп, туплап төрле төбәкләрнең авыл советларына, авыл мәктәпләренә юлладык. Безгә һәр авылдан диярлек хатлар килде. Безнең дә үз кешеләребез бар иде инде. Газет бик тиз популяр була башлады".

Моннан 30 ел элек Татар - информны оештыру турында карарны Минтимер Шәймиев имзалый. Ул чакта «Татар-информ» СССР да һәм Россиядә беренче төбәк агентлыгы була. Элек тә шулай булган, бүген дә шулай. Аны гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә укый.

Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе: "Хәзер минем компьютерда «Татар-информ» га даими сылтама бар, һәм мин сезнең сайтны карап чыгарга вакыт табарга тырышам...Шулай итеп, агентлык нигезенә салынган традицияләрне саклап, сез республикабызның ике дәүләт телендә язуыгызны дәвам итүегезне аеруча югары бәялим. Шунысы кызык, алар кабатланмый, русча да татарча да кызыклы материаллар була. Бу укучыны җәлеп итә, сез иҗат иткән мәгълүмат тематикасын баета".

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты: "Безнең республика белән бергә агентлык, татарстанлыларның тормышын яктыртып, аның тарихи юлының бер өлешен узды. Сез Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда булган төрле вакыйгалар турында тиз һәм төгәл сөйләп барасыз һәм ватандашларыбызны берләштереп,укучыларның ышанычын яулыйсыз".

Тулырак "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы сюжетында


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров