Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Татарстан телевидениесен карау һәм радиосын тыңлау мөмкинлеге булган мобиль кушымта тәкъдир иттеләр

Казанда Татарстан телевидениесен карау һәм радиосын тыңлау мөмкинлеге булган мобиль кушымта тәкъдир иттеләр

https://tnv.ru

17 Май 2022, 16:08

Бүген Татарстан Республикасының Журналистлар берлегендә Татарстан телеканалларына һәм радиостанцияләренә бер үк вакытта керү мөмкинлеген бирә торган TatTVR яңа мобиль кушымтасын тәкъдир иттеләр. Бу кушымта регионнар арасында уникаль булып санала. Аның ярдәмендә төрле ММЧ берләштереп булды.



Цифрлаштыру елында Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ясалган әлеге кушымтаны App Store һәм Google play киңлекләреннән йөкләргә була. Мобиль җайланмалардан тыш, кушымта смарт платформаларда (LG телевизорлары) бар.

ТР Журналистлар берлеге башлыгы, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры Илшат Әминов сүзләренә караганда, платформа аңа кушылырга теләүче барлык матбугат чаралары өчен дә ачык. Хәзерге вакытта анда 10 региональ телеканал һәм радиостанция тәкъдим ителгән.



TatTVR функционалы модульле дәрәҗәдә гамәлгә ашырылды. Анда урнаштырылган барлык басмалар үз сәхифәләрен үзләре алып баралар. Һәр ММЧ өчен монда турыдан-туры трансляция функциясе, шулай ук программалар архивы булдыру мөмкинлеге бирелгән. Кушымтаны урнаштыру функционалы һәм йөкләү ысуллары турында тулырак мәгълүматны таттвр.рф сайтында белергә мөмкин.

фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар