Онлайн трансляция

Свернуть

Бөтен канал - бер төймәдә! - Татарстан каналларын һәм радиоларын TatTVR кушымтасында күзәтеп була

Бөтен канал - бер төймәдә! - Татарстан каналларын һәм радиоларын TatTVR кушымтасында күзәтеп була

https://tnv.ru

18 Май 2022, 13:37

735

0

Бөтен канал - бер төймәдә! - Татарстан каналларын һәм радиоларын TatTVR кушымтасында күзәтеп була
Татарстан телеканалларын хәзер нибары бер төймәгә басып кереп карарга, радиостанцияләрен тыңларга була. Журналистлар берлегендә яңа мобиль кушымтаны тәкъдим иттеләр. Ул TatTVR дип атала. Аны android һәм ios системаларына урнаштырырга мөмкин. Ул Республикадагы барлык каналларны телефон аша карарга мөмкинлек бирә.

Аны ничек табарга? Каналларны ничек сайлап алганнар? Бу хакта ТНВ сюжетыннан белә алачаксыз.

Татарстанның журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев кушымтаның Цифрлаштыру елында Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ясалганын билгеләп үтте.

TatTVRны App Store һәм Google play киңлекләреннән йөкләргә була. Мобиль җайланмалардан тыш, кушымта смарт платформаларда (LG телевизорлары) бар. Биредә сез ТНВ холдингына караган «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «ШАЯН ТВ» һәм «Мәйдан» телеканалларын карый һәм «Болгар радиосын» тыңлый аласыз.

Кушымтада — кайсы каналны күпме кеше караганы, кайсын ничә минут-ничә сәгать караганнары — барлык аналитик мәглүмат күренеп тора. Алга таба — мөмкинлекләрен арттыру планлаштырыла. Шулай ук кананалар исемлеге зураячак. Татарстан районнарындагы башка теле һәм радио каналлар да онлайн-мәйданда үз урыннарын табачак.

TatTVRны тәкъдир итү чарасы кичә Татарстан Республикасының Журналистлар берлегендә узды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров