Онлайн трансляция

Свернуть

Остазларыбыз янында - ТНВ ТР Матбугат көнендә ветераннарны котлады

Остазларыбыз янында - ТНВ ТР Матбугат көнендә ветераннарны котлады

https://tnv.ru

19 Май 2022, 11:15

526

0

Остазларыбыз янында - ТНВ ТР Матбугат көнендә ветераннарны котлады
Бүген, 19 майда, Татарстан журналистлары, радио — телевидение хезмәткәрләре, газета -журналлар нәшер итүчеләр Матбугат көнен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмдә лаеклы ялдагы йөзләп журналистка күчтәнәч тараттылар. Безнең телеканал да үзенең элеккеге хезмәткәрләрен тәбрикләде.

Видеода кем икәнлеген таныгансыздыр инде — ярты гасырга якын телевидениедә хезмәт куйган Әхтәм Зарипов! Әхтәм Зарипов — данлыклы режиссер. Күпләргә остаз буларак танылган журналист. Казан телестудиясенә 1972 елда килеп, спектакльләр, кинофильмнар төшерә. Баш режиссер булып эшли. Гомере буе милли әдәбиятны һәм мәдәниятебезне алга сөрә, татар артистларын кинотасмалар аша тарихка кертеп калдыра. Ул әзерләгән тапшыру һәм фильмнар татар телевидениесенең алтын фондын тәшкил итә. Бүген аңа 86 яшь. Ул әле дә иҗат белән яши.

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев быел күчтәнәчләрнең Казанда яшәүче матбугат ветераннарына гына түгел, ә республика районнарында яшәүчеләргә дә бирелүен билгеләп узды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров