https://tnv.ru
21 Сентябрь 2022, 12:44
738
0

Башкалада Kazan Digital Week форумы ачылды. Ул "Kazan Expo"да үтә. Әлеге чарада онлайн һәм офлайн форматта 32 илдән 40 мең кеше катнашачак. Форум ачылышында Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
5 көн дәвамында цифралаштыру тармагы казанышлары тәкъдим ителәчәк. Яңа килешүләр төзелә һәм заманча мәгълүмати технологияләр барлана. Быел импортка алмаш булдыруга, цифралы тармакның бәйсезлеген тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк. Форум барышында йөздән артык чара планлаштырылган. Бу конференцияләр, төрле очрашулар, it-белгечләр һәм студетлар арасындагы чемпионат.
Kazan Digital Week форумы - цифралаштыру тармагы өчен мөһим вакыйга, ул Россия һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Фото: телеграм-канал «Татмедиа»

Бүлешергә
Комментарии 0