Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Казанда «Татмедиа» коллегиясе утырышында катнашты

ТНВ Казанда «Татмедиа» коллегиясе утырышында катнашты

https://tnv.ru

24 Январь 2023, 17:17

189

0

ТНВ Казанда «Татмедиа» коллегиясе утырышында катнашты
Казанда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Быел әлеге чара Татарстан Милли китапханәсе бинасында узды. Кунаклар һәм катнашучылар буларак барлык зур медиа (телевидение, радио, басма һәм интернет-ММЧ) вәкилләре, шулай ук тармак белгечләре чакырылган иде.

Чара алдыннан барлык кунаклар ММЧларының 2022 елның яңа проектлары һәм казанышлары белән таныша алдылар. ТНВ телекомпаниясе интернет-ресурсларның узган елгы күрсәткечләрен тәкъдир итте. Шулай ук телекомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов Әсгать Сәфәровка нейросеть тарафыннан ясалган портретын бүләк итте.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров