https://tnv.ru
01 Июль 2026, 11:30
52
0
Милли матбугат өчен - яңа сынау! Бүген Татарстанда газет-журналларның баш мөхәррирләре җитди мәсьәләне күтәрде һәм килеп туган хәлне шулай дип атады. Эш шунда - инде быел республикада басма матбугатка язылуның уртача бәясе 36 процентка кыйммәтләнгән. Шул исәптән, абунәчеләр саны да кимегән.
Мондый хәл - федераль дәрәҗәдә - кайбер газета-журналларны тарату өчен Россия почтасына бирелә торган 25% субсидияне бетергәннән соң килеп чыга. Әлеге компенсация хәзер донор булмаган төбәкләр өчен генә гамәлдә кала. Татарстан - бу исемлеккә керми. Быел ташламаларны бетерү районнардагы милли матбугатка кагылган инде. Киләсе ел башыннан алар барлык социаль әһәмиятле басмаларга да бирелмәскә мөмкин. Медиа тармак җитәкчелеге федераль элемтә министрына хат юллаган. Кертелгән һәм кертеләчәк үзгәрешләр матбугатның киләчәгенә нинди йогынты ясар? Тулырак Алия Сабирова

Бүлешергә
Комментарии 0