https://tnv.ru
06 Июль 2026, 15:00
59
0

"Хәзерге заман геройлары китапларда түгел, алар - безнең арада яши". Бу фикерне танылган язучы Олег Рой шушы атнада Казанга килгәч җиткергән иде һәм ул аны СВОда катнашкан ир-егетләргә багышлап әйтте. Татарстанда бер атна барган Абилимпикс чемпионаты тәмамланды. Ул Владимир Путин карары белән оештырылды һәм федераль дәрәҗәдә узды.
Быелгы чемпионат беренчесеннән аерылып торды. Бу юлы ул ярышларга гына кайтып калмый. Казан Экспода - СВО ветераннары тормышына бәйле бер тирәлек - мохит барлыкка килде. Аларның үзләре һәм гаиләләре өчен; шулай ук хәрбиләр белән эшләүче социаль координаторларга - өстәмә чаралар планлаштырылган иде.Инвалидлар өчен махсус тегелгән кием-салым коллекциясе тәкъдим ителде. Шушында ук Республика предприятиеләре - катнашучылар белән аралашты. Әйтик, чемпионатта дрон операторы юнәлешендә катнашкан Максим Борисов үзенә эш тапкан. Ә беренче чемпионатта аш-су осталыгы буенча чыгыш ясаган Денис Яшманов колбаса җитештерү цехы ачкан. Бу кайбер нәтиҗәләр генә. Чемпионат тәмамланды, ә эш дәвам итә. Тулырак Рүзәл Шәрипов.
Бүлешергә
Комментарии 0