Онлайн трансляция

Свернуть

Язучылар берлегендә - яңа рәис. Ул нинди бурычлар куя? - видео

Язучылар берлегендә - яңа рәис. Ул нинди бурычлар куя? - видео

https://tnv.ru

04 Март 2021, 15:46

239

0

Татарстан язучылар берлегендә бүгеннән яңа рәис! Киләсе биш елда иҗат әһелләре оешмасы белән республиканың Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла идарә итәчәк. Бу хакта бүген - берлекнең 19нчы корылтаенда билгеле булды. Тавыш бирү ничек узды? Яңа рәис үз алдына нинди бурычлар куя?

Язучылар берлегендә - яңа рәис. Ул нинди бурычлар куя? - видео
Шулай туры килде, бүген - язучылар берлегенең корылтае көнне - халыкара язучылар көне дә. Иҗат әһелләренә Татарстан президенты котлау җибәргән.

Әсгать СӘФӘРОВ - Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе:
- Татарстанның язучылар берлеге - соңгы елларда иҗади мөмкинлекләрен арттырды, Россиядәге иң абруйлы иҗтимагый оешмаларның берсенә әйләнде. Республикада алга таба да әдәби тармакны үстерүгә зур игътибар биреләчәк.

Көн кадагында - берлекнең соңгы 5 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау. Бу вакытта берлеккә 32 яңа язучы кертелгән. Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Марат Кәбиров кебек популяр язучыларның яңа китаплары бастырылган. Иҗади конкурсларда катнашучы балалар яшүсмерләр саны арткан. Берлекнең элекке җитәкчесе әйтуенчә, язучылар күп яза, әмма әсәрләрнең сыйфаты начар.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН - Татарстанның халык шагыйре:
- Сүз җитди проблемалар турында бара, халкыбызның киләчәге турында бара.

Корылтайдагы мөһим мәсьәләләрнең икенчесе - яңа рәис сайлау. Ул шактый кызу барды. Язучылар 4 кешене тәкъдим итте: Ркаил Зәйдулла, Вахим Имамов, Рафис Корбан, Рәмис Аймәт. Программалары белән таныштырган вакытта тәкдим ителгән ике язучы үз кандидатураларын алды.

Нәтиҗәдә, Ркаил Зәйдулла белән Рәмис Аймәт калды. Тавыш биругә кучкәнче алар үз программаларын тәкъдим итте.

Ике язучының да үз тарафдарлары бар. Ә язучылар берлеге җәмгыяттә мөһим оешмаларның берсе. Ул - тарихны безгә әдәби әсәрләр аша җиткерүче, рухи кыйммәтләрне сакларга ярдәм итуче. Шуңа курә 4 елга бер узучы сайлау гел кызу бәхәсләр белән бара. Бу табигый да. Быел да кандидатлар өчен язучылар яшерен рәвештә тавыш бирде.

Берлектә 300 кеше. алар татарстан районнарын тәкъдим итә. зуррак оешмалар - яр чаллы һәм әлмәт язучылар оешмасы сайлауларда онлайн катнашты.

Нәтиҗәдә 122 тавыш җыеп - Татарстан язучылар берлегенә рәис итеп Ркаил ЗӘйдулла сайланды. Ул: без команда булып, бер максат өчен эшлиячәкне билгеләп утте.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА - Татарстан язучылар берлеге рәисе:
- Барыбыз да - караш нинди сәяси караш булса да - без барыбыз да татар сүзенә гашыйк, милләтебез исән калсын дип телибез.

Хәзер Ркаил Зәйдулла яңа идарә җыячак. Ул яшләр белән күбрәк эшләячәген, яңа форматка кучәчәкне билгеләп утте. Иң мөһиме - укучыны татар әдәбиятын якынайту.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров