Онлайн трансляция

Свернуть

Селәүсен авылга килгән

Селәүсен авылга килгән

https://tnv.ru

03 Март 2021, 16:25

321

0

Кукмара районындагы бер егеткә селәүсен ташланган. Бу хәл Лельвиж авылында килеп чыга. Бәхеткә, егеткә бернәрсә дә булмаган, бары өс киеме генә ертыла. Ә икенче көнне селәүсеннең үле гәүдәсен күрше урамнан табып алалар. Бик яшерен йөри торган җанвар ни өчен авылга килеп чыга? Һәм нигә ветериналар аны анализга җибәргән?

Селәүсен авылга килгән
Павел Порфирьевка селәүсен аның өе янында ташланган. Егетнең төнлә клубтан кайтып килеше була.

Павел ПОРФИРЬЕВ
- Мин башта аны эт дип уйладым. Әлеге җанвар сикерде дә тешләргә теләде. Ярый әле муеным ябык иде. Курткамның якасы саклап калды.

Өстенә селәүсен сикергәч, Павел җиргә егылган. Җанварның читкәрәк китүен күргәч, тиз генә өенә йөгерә. Әлеге хәл турында ул әти-әнисенә сөйли, ләкин аңа ышанмыйлар. Ә иртәгесен кар өстендә ерткычның эзләренә тап булалар.

Төнге кунакның эзләре күрше урамда да табыла. Аны шушы авыл кешесе күргән.

Вадим Николаев селүсеннәрнең Кукмара урманнарында барлыгын белә, күргәне дә булган. Ә авылда беренче тапкыр очрата. Ир-ат ерткычның салкында катып беткән үле гәүдәсенә тап булган.

Вадим НИКОЛАЕВ, Лельвиж авылында яшәүче
- Мин аны башта эт ята дип торам. Якынрак карасам койрыгы кыска. Колаклары антенна кебек каткан. Кем уйлаган монда рысь ята дип.

Әлеге вакыйгадан соң бер атна вакыт үтсә дә, селәүсен табылган җирдә эзләр әле дә бар. Авылда яшәүчеләр моны кан эзләре ди. Җәнлек яраланган булган диючеләр дә бар. Бу урынга ветиринарлар да килгән. Алар ерткычны караганнан соң, махсус чокырда яндырырга кирәк дигән фикергә килә.

Диана ҖАМАЛЕТДИНОВА, ветеринария лабораториясе мөдире:
- Селәүсенне карап чыккач аннан бешенствага анализ алдык биотермик ямада яндырдык. табылган урынга дезинфекция ясадык.

Селәүсен ачтан үлгәнме, авырыпмы яисә үтергәннәрме? Сораулар күптөрле. Аларга март урталарында ачыклык керергә тиеш. Ветеринария тикшерүе нәтиҗәләре билгеле булгач.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров