Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә "Печән базары" фестивале узды

Әлмәттә "Печән базары" фестивале узды

https://tnv.ru

14 Июль 2021, 16:19

1188

0

Әлмәттә "Печән базары" фестивале узды
"Печән базары" - ел саен үткәрелә торган Казан урам фестивале. 2020 елдан башлап фестиваль Әлмәттә дә үткәрелә.

Фестиваль программасы, гадәттәгечә, дизайн-маркет, ферма-маркет, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар, экскурсияләр, альтернатив музыка концерты һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала.

Быел да дизайн-макет эшендә 30дан артык татар дизайнеры катнашты, алар стильләштерелгән милли продукция: чигүле киемнәр һәм аксессуарлар, күн аяк киеме һәм сумкалар, кулдан эшләнгән интерьер әйберләре тәкъдим итте.

Ферма-маркетта җирле фермерлардан табигый продуктлар: крафтлы сыр, туңдырма, крафтлы чәй, өй камыр ризыклары һәм җиләк-җимеш тәкъдим иттеләр.

Чыганак һәм фото: "Әлмәт таңнары"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров